tg-me.com/bakchalar/2036
Last Update:
Сегодня делали видео для проекта «100 татар шигыре, 1924-2024» в Jadidfest.
Внезапно Гузель Закирова выбрала там стихотворение Хасана Туфана о его посещении театра оперы. Джалиль был казнен в 1944-м, жена Туфана Луиза - в 1955-м. Его историю мы тоже включим в сборник комиксов о татарских семьях.
БЕЗ ҖӘЛИЛГӘ БАРДЫК
Исемең кебек гүзәл бинаңда мин
Беренче кат әле, беренче...
«Алтын чәч»не карыйм бүген, Җәлил,
Сагына-сагына синең үзеңне.
Дәшкән идең безне яңа өйгә.
Баралмадым, туры килмәде.
Бүген менә, бүген килдем сиңа,
Бу өең дә яңа бит әле.
Син карыйсың минем йөрәгемнең
Нишләгәнен үтә күргән күк:
— «Ә син ничек үзең генә бүген,
Ә Луиза кайда?»—дигән күк.
Шундый озак, озын юллардан соң
Гүя менә тагын бергә без.
Бу йортыңның мәрмәр баскычыннан
Гүя менә төшеп киләбез.
Бүген синең ишегең ачылган көн,
Истә калсын күпкә — озакка.
Урамга көз килгән. Шактый салкын,
Чыкма, Муса, озатма.
Танышларым кайта Операдан,
Җитәкләшеп, парлап, гөрләшеп.
Ә мин кайтам — аның үлми калган
Истәлеге белән серләшеп.
Дус-ишләрем кайта парлы-парлы,
Минем дә бар иде — юк менә.
Җитәкләшкән, култыклашкан барысы.
Ә минем кул, Муса, буш менә.
Подстрочник в комментах.
BY Бакча/Кашапов

Share with your friend now:
tg-me.com/bakchalar/2036